2 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда беренче кар яуды
Бүген Татарстанның берничә районында беренче кар яуган. Аерым алганда, аны Кукмара һәм Саба районнарында күзәткәннәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
«Безне дөньяга таныт, кызым!»
Аның татар тормышын сурәтләгән рәсемнәрендә аерым бер сихрилек, күңелгә рәхәтлек бирә торган җылылык бар. Алар сине бала чагыңа алып кайта, әниеңнең ягымлы карашын хәтердә яңарта, әби-бабаңның кул җылысын тоярга ярдәм итә. Ул рәсемнәр белмәгәннәргә татарның кемлеген, ниндилеген күз алдына китереп бастыра.
-
Авыл
«Тракторым белән икебезгә 111 яшь»
Буа районында яшәүче Әсхәт Закиров инде 37 ел бер тракторда җир эшкәртә. Россия Президенты Указы белән бирелгән «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем – аның 50 еллык фидакарь хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя. 74 яшьлек аксакал белән туган җиргә мәхәббәт, үткән гомергә олы рәхмәт һәм кешелеклелек турындагы сөйләшү күңелдә рәхәт хисләр калдырды.
-
Яңалыклар
Авылга күчеп килгән табиблар өчен компенсация түләүне дәвам итәчәкләр
Татарстанда авылларга һәм халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләргә күчеп килгән табибларга компенсация түләүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Интервью
Лилия Мәхмүтова: «Сәхнәгә чыгуга барысы да онытыла»
Бу көннәрдә ул социаль челтәрләрдә яңа образда популярлашты. Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтованы күрсә, хәзер тамашачы: «Бу бит теге кайнана», – дип елмая. Яңа ролен артист үзе дә ошаткан. Сәхнәдә ул характерлы, дуамал хатын-кызларны да, лирик образларны да ышандырырлык итеп башкара.
-
Яңалыклар
Кайсы белгечлекләр буенча өйдә торып кына укып була? – Белгеч җавабы
Тәтеш районыннан Румия Сафина: «Дәүләт хисабына яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге турында газетагыздан укып белдем. Миңа 55 яшь, Тәтеш районында яшим. Кайсы белгечлекләр буенча өйдә торып кына укып була? Үземнең пешекче яки тегүче һөнәрен өйрәнәсем килә», – дип сорады.
-
Яңалыклар
Социаль фондта пенсиянең балл санын ничек белергә икәнен аңлаттылар
Россиялеләр пенсиянең балл санын «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки РФ Социаль фондының якындагы бүлекчәсе аша белә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Җавап бирәсе: гамәл дәфтәре кайчан ябыла?
Яхшысы гына түгел, начары да языла. Адәм баласының һәрбер кылган гамәле теркәп барыла. Аларны сыздырып ташларга яисә начар гамәлләрне яхшыга төзәтергә мөмкинме? Гамәл дәфтәре кайчан ябыла? Наил хәзрәт Йосыпов белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Марат Кәбиров
Шатлык
Шатлык ул кайчагында күктән төшкән зур таш кебек тоела. Таш кебек каты түгел инде, бер җиреңне дә авырттырмый, киресенчә, чиксез рәхәтлек бирә, үзеңне дөньяның иң бәхетле кешесе итеп тоярга мәҗбүр итә, әмма аны берүзең генә күтәрү кыен.
-
Яңалыклар
Хезмәт министрлыгы пенсияне паспорт урынына «Макс» QR-коды буенча бирергә тәкъдим итте
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда паспорт белән бер үк дәрәҗәдә «Макс» цифрлы таныклыгын куллану мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Язмыш
«Бу кадәр яшәвенә үзе дә шакката»
Ютазы районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова – Татарстанның иң өлкән яшьтәге кешесе. Быелның 2 апрелендә 107 яшен тутырды ул. Бүген 61 яшьлек кызы Гөлнара тәрбиясендә гомер итүче әбинең хәлен белештек.
-
Яңалыклар
Өлкән яшьтәгеләр өчен тәрбия гаиләләренә ярдәм итүгә 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән
Татарстанда «Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбия гаиләсе» проектын гамәлгә ашыру өчен быел республика казнасыннан 4 миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда суыклар сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде
1 октябрьдән Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл (ГТХ) режимы кертелде – тиешле боерыкка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
Җәмгыять
Санап йөриләр: республикага килүче туристлар саны кимегән
Уңайлы кунакханәне – фатирга, очкыч, поездларны автомобильгә алыштырабыз. Быел Татарстанга килүче туристлар уңайлылык урынына акчаны янда калдыру яклы. 7 ай нәтиҗәләре республикага килүче туристлар саны кимү хакында сөйли. Моны беренче чиратта илдәге вазгыять, ягулык мәсьәләсе һәм еш кына аэропортларның ябылып торуы белән аңлаталар.
-
Яңалыклар
Мамадышның «Албай» аучылык хуҗалыгында аю атканнар
Аюга кагылу озак еллар тыелган иде. Моңа кадәр «Кызыл китап»ка кертелгән ерткычны быелдан ауларга рөхсәт бирелде. Сәбәбе – аларның саны артып китү.